Ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар билгеләнү сәбәпле, 27 апрельдән 6373 нче Свияжск-Буа шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.
Поезд Свияжск станциясеннән 17:54 сәгатьтә кузгалып китә, аннары гамәлдәге җәдвәл буенча Каратун станциясенә кадәр хәрәкәт итә. Каратун станциясендә тукталыш 19:50-20:02, аннары Кильдураз 20:14-20:15, 95 нче км 20:23-20:24, Лощи 20:32-20:33. Буа станциясенә 20:50 сәгатьтә (8 минутка соңрак) килә.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны (тәүлек буе) аша, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.