Хәзер Югары Осланга кадәр Казанда яшәүчеләр һава мендәре белән җиһазландырылган судноларда барып җитә алалар - елга портында кышкы навигация ачылды.
Казан пассажир порты директоры Эдуард Хайруллин хәбәр итүенчә, “Казанка” һәм “Свияга” судноларында барлыгы 11 рейс оештырылган. Бару вакыты 8 дән 10 минутка кадәр ала, сыйдырышлыгы – 10 һәм 9 кеше. Суднолар кире Казанга килеп туктаганнан соң 10 минут узгач кузгалып китәләр. Йөрү бәясе 72 сум тәшкил итә, 10 яшькә кадәр балаларга билетлар 50% ташлама белән сатыла.