Казанда милли проект буенча Рихард Зорге урамын ремонтлау башланды

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Даурия урамыннан алып Юлиус Фучик урамына кадәрге 931 м озынлыкта Рихард Зорге урамын ремонтлау башланды. Монда люкларны демонтажлау һәм фрезерлау эшенә керештеләр инде. 34 058 кв. м мәйданда югары тыгызлыкка ия ЩМ-15 катнашмасыннан асфальт-бетонның өске катламы җәеләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк, 1056 метр култыксалы койма һәм 5 җәяүлеләр кичүендә 10 яктырткыч урнаштырылачак. Шулай ук Гарифҗанов урамы буенча 300 м озынлыктагы «Дан» скверы янында һәм Бертуган Касыймовлар урамыннан алып Гарифҗанов урамына кадәр 475 м озынлыктагы ике юлны ремонтлау планлаштырылган.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ.

Урам Советлар Союзы Герое Рихард Зорге хөрмәтенә 1967 елда аталган. Урам башында совет разведчигына бюст, 2005 елның маенда мемориаль такта куелган.

Казанда Рихард Зорге урамы, Җиңү Проспекты кебек үк, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бер өлеше булган «Җиңү урамы» проектына керде. Агымдагы елда Татарстанда «Җиңү урамы» кысаларында 28 объект ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International