2020 елның 30 апрелендә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе студентлары шәһәрнең үзәк урамнары буйлап марш белән узачак.
Студентларның Җиңү маршын үткәрелү сәбәпле, 10:00 сәгатьтән 11:05 сәгатькә кадәр Кремль урамы буенча Муса Җәлил һәйкәле янында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Анда Студентларның Җиңү маршында катнашучыларны төзү һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасын уздыру планлаштырыла. 10:30 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр КФУның төп бинасы каршындагы мәйданда (Кремль ур., 18) 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү тантанасы оештырылачак.