Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 156 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 337 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 194.

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2759 кеше килгән, 2478 пассажир киткән.

12 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Көньяктан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр. Һава температурасы -3..-8 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International