РТЮ коронавирус таралуны кисәтү буенча чаралар күрә

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Россия тимер юллары холдингы инфраструктура объектларында һәм пассажир поездларында Россия Федерациясе территориясендә яңа короновирус инфекциясе таралуны кисәтү кысаларында эпидемиягә каршы өстәмә чаралар уздыра. Аерым алганда, йогышлы авыруның симптомнары булган затларны ачыклаганда гамәлләр һәм куркынычсызлык чаралары буенча фронтлайн-персоналның инструктажлары оештырылды. Пассажирлар белән элемтәгә керүче барлык хезмәткәрләр (проводниклар, кассирлар, дежурлар һ.б.)  шәхси саклану чаралары һәм антисептиклары белән тәэмин ителгән.

Шулай ук вокзалларда һәм поездларда махсус юу составлары запасы тәэмин ителгән, һаваны зарарсызландыру җайланмаларының эшкә сәләтлелеге һәм бактерицид лампалар белән комплектлануы тикшерелгән, вентиляция системаларына ревизия ясалган. Пассажирларга авыруны профилактикалау чаралары турында аудио хәбәр итү үткәрелә һәм коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында белешмәлекләр булдырылган.

Вокзалларда табиблар кизү тора, ә медицина пунктлары эпидемиягә каршы чаралар һәм инфракызыл термометрлар белән өстәмә тәэмин ителгән.

Холдинг бүлекчәләре арасында пассажирлар арасында яңа йогыш билгеләрен ачыклаганда үзара хезмәттәшлек һәм оператив мәгълүмат алмашу регламенты эшләнелгән.

Россия тимер юллары Роспотребнадзор белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Кытай Халык Республикасы һәм КХДР белән тимер юл элемтәсе вакытлыча чикләнгән. Россия сату пунктларында рәсмиләштерелгән гамәлдән чыгарылган поездларга файдаланылмаган юл йөрү документлары өчен пассажирлар акчаларын җыемнарсыз һәм түләүләрсез кире кайтарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International