Үткән тәүлектә республика юлларында 588 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 155 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 588 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 436.

Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3477 кеше килгән, 3643 пассажир киткән.

3 нче февральдә республикада кар, юеш кар һәм яңгыр көтелә. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр. Һава температурасы -1..+3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International