Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 164 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 1 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 334 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 213.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3979 кеше килгән, 3828 пассажир киткән.
17 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә. Аз гына кар, төнлә буран. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, һава температурасы -3 тән +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.