Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 161 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 427 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 295.

Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3635 кеше килгән, 3535 пассажир киткән.

19 нчы декабрьдә республикада болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Температура көндез +1дән +4 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International