Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 163 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 12 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 246 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 156.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3598 кеше килгән, 4126 пассажир киткән.
10 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр көтелә. Аерым районнарда томан, бозлавык. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы көндез -3 - +2°. Юлларда бозлавык.