Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 161 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 19 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4281 кеше килгән, 3586 пассажир киткән.

22 нче ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә. Һава температурасы -4..-9°. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International