Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 166 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3017 кеше килгән, 3039 пассажир киткән.
19 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр һәм юеш кар явачак, урыны белән томан. Җил көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба секундына 6-11 м кадәр, көчәйгәндә 17 м кадәр. Минималь температура төнлә һәм максималь көндез +3 тән -2 градуска кадәр, көн дәвамында кичкә кадәр -6 - -13 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык.