Мәскәү – Түбән Новгород – Казан автомобиль юлы буенча хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 120 км/сәгать тәшкил итәчәк

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2024 елга кадәр магистраль инфраструктураны модернизацияләүнең һәм киңәйтүнең комплекслы планы белән «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутына караган автомобиль юлларының Россия участокларын төзү һәм модернизацияләү каралган. Зур проектлар арасында «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше планлаштырылган.

Автомобиль юлының озынлыгы 729 км тәшкил итә, шул исәптән Татарстан буенча - 142 км. ІБ категорияле, 4 полосалы тиз йөрешле автомобиль юлы планлаштырыла. Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 120 км.

РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 8 июнендәге 1249-р номерлы боерыгы нигезендә объект Россия Федерациясенең территориаль планлаштыру схемасына кертелгән. Проект Россия Федерациясенең 2030 елга кадәрге транспорт стратегиясендә чагылыш тапкан.

Республика территориясендә автомобиль юлы участогы 3 федераль трассаны тоташтырачак, бу транспорт агымнарын бүлү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук трасса Казанны әйләнеп узачак транзит хәрәкәтен тәэмин итәчәк һәм кыска юл буенча Иннополис махсус икътисадый зонасын Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре белән тоташтырачак.

Татарстан Республикасы территориясендә маршрут составына Идел елгасы аша яңа күпер керә. Әлеге участокны төзү Казанны тулысынча әйләнеп чыгуга хезмәт итәчәк һәм М-7 «Идел» федераль автомобиль юлын бушатуны тәэмин итәчәк. Автомобиль юлы төзелеше төбәктә инфраструктур чикләүләрне бетерү һәм Идел буе федераль округының транзит потенциалын тулысынча гамәлгә ашыру өчен мөһим стратегик әһәмияткә ия.

«Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе территорияне планлаштыру проектын әзерләүне гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International