Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 166 автобус чыккан.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4110 кеше килгән, 3657 пассажир киткән.

13 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 м кадәр. һава температурасы 1-6 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International