15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстан территориясендә авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә, 170 номерлы тиешле карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 11.03.2019 кабул ителде.
Язгы чорда юл өслегенең нигезе юешләнү сәбәпле юлларның ныклыгы кими. Шуңа күрә автомобиль юлларын җимерүне кисәтү, юлларның сакланышын тәэмин итү һәм, нәтиҗә буларак, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен, язын автомобиль юлларында рөхсәт ителгән авырлык күләмен киметү юлы белән юл хәрәкәтенә чикләү кертелә. Татарстан Республикасы автомобиль юллары өчен рөхсәт ителгән йөкләмә 6 тонна тәшкил итә.
Авыр йөкләрне ташуның язгы чикләүләргә кадәр башкарылырга тиешлеге турында мәгълүмат ташучыларга, юл-төзелеш комплексы предприятиеләренә алдан ук җиткерелгән.
Исегезгә төшерәбез, язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү автомобиль юллары буенча хәрәкәтне тыймый, ә йөк ташучы транспорт чараларының рөхсәт ителгән авырлыгын гына чикли. Шул ук вакытта язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү кайбер транспорт чараларына кагылмый. Бу категорияләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 маендагы 372 номерлы карары белән билгеләнгән. Шулай итеп, хәрәкәтне вакытлыча чикләү пассажир автобусларына, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламаларны, ягулыкны (бензин, дизель ягулыгы, судно ягулыгын, реактив двигательләр өчен ягулык, һ.б.), табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөк ташуга кагылмый.
Шулай ук чикләүләр чүп ташучы машиналарга, федераль закон белән хәрби хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының транспорт чараларына кагылмый.
Аерым очракларда «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда, чикләүләр вакытында авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәте рөхсәт ителә. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә алырга була (https://uslugi.tatarstan.ru телефоннар: Казан шәһәре - (843) 533-37-97; Әлмәт шәһәре - (8553) 43-90-66; Нурлат шәһәре - (84345) 2-93-26; Яр Чаллы шәһәре - (8552) 77-03-93);
- электрон почта буенча (Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Нурлат шәһәре - ktg.bdd@tatar.ru; Әлмәт шәһәре - Almetevsk.Filial@tatar.ru).
Шулай ук рөхсәтләр бирү «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәләрендә түбәндәге адреслар буенча башкарыла:
Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 5 йорт, 2 кат, 241 нче кабинет, телефоннар (843) 533-37-97;
Яр Чаллы шәһәре, Казан проспекты, 72 йорт, 1 кат, телефон (8552) 77-09-17;
Әлмәт шәһәре, Совет урамы, 184А йорт, 1 кат, телефон (8553) 43-90-66;
Нурлат шәһәре, Склад ур., 2 йорт, 1 кат, телефон (84345) 2-93-26.
Россия Федерациясенең башка субъектларыннан йөк ташучылар шундый ук тәртиптә махсус рөхсәт ала.
tramis.ru фотосы