Баулы районында 27нче августта «Казан-Оренбург»-Измайлово автомобиль юлы транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2018 елның 24 августы, җомга

Баулы муниципаль районында 27 августтан 15 ноябрьгә кадәр «Казан-Оренбург»-Измайлово автомобиль юлының 3,7 чакрымыннан 6,8 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге “Казан-Оренбург”-Дмитриевка-Поповка Һәм федераль әһәмияттәге “Казан-Оренбург” автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International