Бүген «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе тантаналы рәвештә Казан-Махачкала маршруты буенча яңа рейс ачты.
Очышлар атнага ике тапкыр җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Җомга көннәрендә Казаннын очыш 16:00 сәгатьтә, Махачкалага 18:30 килә. Кире якка очыш - 19:30, Татарстан башкаласына 22:00 килә. Якшәмбе Казаннан - 23:40, Махачкалага 02:10 килә. Кире якка очыш дәшүмбе 03:05 сәгатьтә, Татарстан башкаласына 05:25 килә.
Юл ике сәгать ярым вакыт биләячәк, авиабилетлар бәясе 5 730 сум.