Татарстанда су басу куркынычы янаган 149 участок махсус контрольгә алынды

2018 елның 23 марты, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә ТР Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Утырышта 2018 елда кар суларын аварияләрсез үткәрүгә әзерлек турында  мәгълүмат белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясады. Ул министрлык каршында язгы ташуга каршы комиссия булдырылуын һәм 2018 елда кар суларын аварияләрсез үткәрүне тәэмин итү буенча юл тармагы оешмалары өчен рекомендацияләр исемлеге раслануын хәбәр итте.

Язгы ташуны аварияләрсез үткәрүне тәэмин итү өчен подрядчы оешмаларда 415 кешедән торган 81 бригада оештырылган, 265 берәмлек махсус техника формалаштырылган. Авария хәлендәге эшләрнә үткәрү өчен материаллар әзерләнгән.

Узган елларда су баскан 149 потенциаль куркыныч участоклар исемлеге билгеләнгән. Аерым алганда, 4 участок федераль юлларда урнашкан һәм 145 участок - төбәк юлларында.

Моннан тыш, 11 потенциаль куркыныч һәм түбән урнашкан күпер күзәтү астына алынган.

Шулай ук язгы ташу чорына тәүлек буе дежур торуны оештыру буенча чаралар каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International