ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

22, 26, 29 июньдә, 7, 11, 14, 18, 21, 25, 28 июльдә һәм 8 августта Казан-Канаш, Канаш-Шумерля һәм Шумерля-Канаш шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

24 июньнең 21.30 сәг. алып 25 июньнең 05.30 сәг. кадәр Кизнер-Казан, Шәмәрдән-Казан һәм Казан-Нократ Аланы шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе җәйге сезонга “Казан” халыкара аэропортыннан Геленджик, Минеральные воды һәм Анапа шәһәрләренә туры рейслар ачты. Әлеге юнәлешләрдә Канаданың 50 кеше сыйдырышлы “CRJ-200” һава суднолары хезмәт күрсәтә. 

Казанда 22 нче июньнән алып 25 нче июньгә кадәр Тепличная-Комбинатская урамының 8, 10, 12 номерлы йортлары янындагы  өлеше машиналар хәрәкәте өчен тулысынча ябылачак. 

Пассажирлар комплексының эше турында бәяләмәләр алу өчен "Содружество" АҖ алты шәһәр яны поездында Пассажирлар көне үткәрәчәк.

Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4852 кеше килгән, 5703 пассажир киткән.


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 85 очрагы теркәлгән. 


16
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт белән очрашты.

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4864 кеше килгән, 4217 пассажир киткән.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Конфедерацияләр кубогын үткәрү кысаларында Казан-Аэропорт участогында өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнүе белән кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәлләренә үзгәрешләр кертелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International