Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 92 очрагы теркәлгән.

                     

Иделдә суның биеклеге 53,43 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,74 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4852 кеше килгән, 5703 пассажир киткән.

  

20 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, кайбер районнарда урыны белән яшен һәм боз, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +17 - +22 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International