Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 85 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,42 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,74 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 22 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4732 кеше килгән, 4932 пассажир киткән.
19 нчы июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен, боз явуы ихтимал, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +19 - +24 градус.