«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Геленджик, Минеральные воды һәм Анапа шәһәрләренә туры рейслар ачты

2017 елның 20 июне, сишәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе җәйге сезонга “Казан” халыкара аэропортыннан Геленджик, Минеральные воды һәм Анапа шәһәрләренә туры рейслар ачты. Әлеге юнәлешләрдә Канаданың 50 кеше сыйдырышлы “CRJ-200” һава суднолары хезмәт күрсәтә. 

Казан-Геленджик-Казан маршруты буенча рейслар атнаның һәр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Юл вакыты 2 сәгать 30 минут тәшкил итә.

Минеральные воды шәһәренә рейслар һәр шимбә саен сәгать 15.20 була. Юл вакыты 2 сәгать тирәсе тәшкил итә.

Анапага рейслар һәр якшәмбе көнне сәгать 18.50 башкарыла, юл вакыты 2 сәгать 20 минут.

Исегезгә төшерәбез, “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе рейсларны иң популяр курортлар һәм Кара диңгез ярының ял зоналары – Симферополь һәм Сочи шәһәрләренә дә башкара. Симферопольгә пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә очарга була. Юл вакыты - 3 сәгать. Сочига очышлар һәр шимбә башкарыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International