Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 120 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4040 кеше килгән, 3566 пассажир киткән.

17 нче октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +9 - +14 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International