«Уральские авиалинии» авиакомпаниясе 29 октябрьдә Казаннан Кыргыз Республикасының Ош шәһәренә очышлар башлый – бу кышкы сезон кысаларында яңа рейс.
Казаннан рейслар дүшәмбе көннәрендә 11:00 сәгатьтә башкарылачак, кире якка якшәмбе көннәрендә 21:55 сәгатьтә. Исегезгә төшерәбез, Кыргызстанда вакыт Мәскәүнекеннән 3 сәгатькә алда. Очу вакыты 3 сәгатьтән артыграк тәшкил итә.
28 октябрьдән «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Казаннан Дүшәнбегә очышлар графигы үзгәрә. Рейслар дүшәмбе көннәрендә башкарылачак: Казаннан - 00:40, Дүшәнбедән - 07: 15.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Очышлар 160 урынлы Airbus A320 самолетларында башкарылачак.
Владимир Васильев фотосы.