Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 28 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2770 кеше килгән, 2978 пассажир киткән.
29 нчы апрельдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Агачлар утырту көне” табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында гомумшәһәр шимбә өмәсе оештырылды.
Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 20 халыкара рейслар. 3841 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3185 кеше килгән.
1 майдан 6350 нче номерлы Ходяшево-Казан шәһәр яны поезды билгеләнә.
“Көнчыгыш” автовокзалы 28 һәм 29 апрель, 3, 5 һәм 6 май көннәрендә Яр Чаллы, Актаныш, Менделеевск һәм Минзәлә шәһәрләренә өстәмә рейслар оештыра.
“Көньяк” автовокзалы 28 һәм 29 апрельдә Тольятти, Нурлат, Чистай, Түбән Кама, Базарлы Матак, Болгар һәм Чирмешәнгә өстәмә рейслар оештыра.
Горький тимер юлында май бәйрәмнәре алды һәм бәйрәм көннәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен шәһәр яны поездлары хәрәкәте үзгәртеләчәк.