Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 52,35 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,00 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2825 кеше килгән, 4653 пассажир киткән.

  

2 нче майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяктан. Температура: +22 - +27 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International