29 нчы апрельдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Агачлар утырту көне” табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар.
Министрлык өчен “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУнең Биектау урманчылыгында 0,3 гектар участок бүлеп бирелде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, безнең коллегалар 800 нарат үсентеләре утырттылар.