ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2026 ел
җомга

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында Арча - Теләче автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,7 км тәшкил итә.


23
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Горький тимер юлы буенча йөрүче шәһәр яны поездларыннан 2026 елның гыйнвар-июнь айларында 3,1 млн кеше файдаланган.

2026 елның гыйнвар-июнендә территорияләрендә Горький тимер юлы урнашкан РФ субъектларының берләштерелгән бюджетларына салым түләүләренең гомуми күләме 4 млрд сумга якын тәшкил иткән.


22
июль, 2026 ел
чәршәмбе

25 июльдә «Том Сойер Фест - Казан» хәрәкәте волонтерлары Идел буенда дебаркадердагы декорны ремонттан соң яңартачаклар. 2026 елда «ТР Флоты» компаниясе ярдәмендә Татарстанда Идел пристаньнарына масштаблы ремонт башлады. Иделнең уң ярындагы Печищедән алып Шеланга һәм Кама тамагына кадәр барлык пристаньнар 1960-1970 елларда чыгарылган һәм күптән ремонтка мохтаҗ.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында Акъяр-Чирмешән-Шентала автомобиль юлына капиталь ремонт ясалган. Ремонт участогының озынлыгы 2,97 км тәшкил итә.


21
июль, 2026 ел
сишәмбе

Мәскәүгә ерак арага йөрүче поездлар белән пассажирларны җибәрү Горький тимер юлында 2026 елның гыйнвар-июнендә популярлыгын саклап калды.


20
июль, 2026 ел
дүшәмбе

17 июльдән пассажир ташучының расписаниесе «Казан – Ташкент» маршруты буенча даими рейс белән тулыландырылды.

Пассажирларны Мәскәүгә ерак арага йөрүче поездлар белән җибәрү 2026 елның гыйнвар-июнендә Горький тимер юлында уңай динамиканы саклап калды.

19 июльдә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты ташучысы Nordwind авиакомпаниясе Казан белән Сухумны һава трассасы белән тоташтырды, шул рәвешле беренче тапкыр Татарстан Республикасы белән Абхазия Республикасын туры авиаэлемтә белән бәйләде.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында 1,8 км озынлыктагы участокта "Чистай – Аксубай - Нурлат" автомобиль юлын ремонтлау эшләре төгәлләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International