19 июльдә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты ташучысы Nordwind авиакомпаниясе Казан белән Сухумны һава трассасы белән тоташтырды, шул рәвешле беренче тапкыр Татарстан Республикасы белән Абхазия Республикасын туры авиаэлемтә белән бәйләде.
Очышлар 220 пассажир урыны булган уңайлы Airbus A321 һава судносында атнага 2 тапкыр ешлык белән: сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Очыш 3,5 сәгать чамасы дәвам итәчәк.