«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында 1,8 км озынлыктагы участокта "Чистай – Аксубай - Нурлат" автомобиль юлын ремонтлау эшләре төгәлләнде.
Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, асфальт-бетон катнашмадан тигезләүче катлам ясау һәм вак таш-мастикалы асфальт-бетон катнашмадан өслекнең өске катламын салу эшләре башкарылган. Моннан тыш, юл кырыйлары вак таш-ком катнашмасы һәм асфальт грануляты белән ныгытылган.