Татарстанда «Арча-Теләче» автомобиль юлы ремонтланды

2026 елның 24 июле, җомга

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында Арча - Теләче автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 1,7 км тәшкил итә.

Объектта түбәндәге эш төрләре башкарылган: булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам урнаштыру, өслекнең өске катламын вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан салу, юл кырыйларын вак таш һәм асфальт-гранулятор белән ныгыту. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International