Пассажирлар йөртүнең артуы ике катлы вагоннардан формалашкан поездларның маршрут челтәре киңәю белән бәйле.
Асфальт-бетонны 2 кат җәю шартларында елына 150 чакрымнан артык юлны каплау өчен катнашма ясау өчен аның егәрлеге җитәчәк.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин иске һәм матур традиция буенча хезмәткәрләрнең быел беренче тапкыр мәктәпкә барачак балалары белән очрашты.
Бу хакта Россия Федерациясе транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафинов илкүләм проектны гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бөгелмә муниципаль районында 27 августтан «Бөгелмә-Татар Димскәсе»-Наратлы автомобиль юлы, 4,9 км участогында су үткәргеч торбаның авария хәлендә булуы сәбәпле, транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Казан аэропортыннан 119 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6215 кеше килгән, 5152 пассажир киткән.
Юл 1 октябрьгә кадәр 46,4 км дан 48,7 км га кадәр участокта ябылачак.
Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Халитов урамының Себер трактыннан алып Журналистлар урамына кадәр 504 метр озынлыктагы өлеше ремонтланачак.
Түбән Камада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында гомуми озынлыгы 6,7 км булган Химиклар проспекты капиталь ремонтланды.
Свияжск-Яшел Үзән аралыгының Карамалы Тау бистәсе, Шоссе урамы адресы буенча урнашкан 753 нче чакрымдагы тимер юл кичүендә хәрәкәт өлешчә 07:00 дән 19:00 гә кадәр ябык булачак.