Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 11 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 89 очрагы, 67 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 474 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Якынлашып килгән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Горький тимер юлы полигонында шәһәр яны поездлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк.
Узган елда «Экология, энергоэффективность и энергосбережение» проекты кысаларында Горький тимер юлы хезмәткәрләре 7 мең тирәсе агач утырттылар.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 12 халыкара рейслар. 1895 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1936 кеше килгән.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тимер юлларда йөрүчеләргә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар хәрәкәт итәчәк.
27 нче марттан Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Санкт-Петербург – Салехард рейсын ача. Очышлар атна саен якшәмбе көнне башкарылачак.
Республика юлларында 406 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 287.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 17 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 38 очрагы, 50 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 507 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен “Содружество” ААҖ компаниясе 15 февральдән алып 29 апрельгә кадәр 6420 нче номерлы Казан-Арча поездын көн саен йөртә башлый.
Уңайлы автобуслар көн саен 17.30 сәгатьтә кузгалалар. Юлдагы вакыт 6 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк. Билет бәясе - 650 сум.