2016 нчы елда Горький магистрале хезмәткәрләре 63 меңнән артык агач һәм куак утыртачаклар

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

 

Узган елда «Экология, энергоэффективность и энергосбережение» проекты кысаларында Горький тимер юлы хезмәткәрләре 7 мең тирәсе агач утырттылар. 2016 нчы елда  Горький тимер юлы территориясендә 63 меңнән артык агач һәм куак утырту планлаштырыла.

Агачлар станцияләрдә, РТЮның производство һәм офис биналары янында утыртылачак. Моннан тыш, җирле һәм төбәк администрацияләре белән бергәләп өмә уздыру планлаштырыла. Тимерюлчылар паркларда, урманнарда һәм аеруча нык саклана торган территорияләрдә агачлар утыртачаклар.

Чараның максаты – әйләнә-тирә мохитны сәламәтләндерү һәм саклау. Мондый чаралар экологик җаваплылыкны арттыра, компания хезмәткәрләрендә экологик культура дәрәҗәсен, табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтне формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International