Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 246 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 51 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 281 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 162.

 

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 12 халыкара рейслар. 1895 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1936 кеше килгән.

 

10 нчы февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан, бозлавык. Температура: 0 - -5 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International