27 нче марттан Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Санкт-Петербург – Салехард рейсын ача. Очышлар атна саен якшәмбе көнне башкарылачак: очкыч Санкт-Петербургтан 10:15 сәгатьтә очачак, Салехардка 15:15 төшәчәк. Кире юнәлештә борт Салехардтан 16:15 күккә күтәреләчәк, Санкт-Петербургка 17:15 килеп җитәчәк. Очыш вакыты – 3 сәгать.
Өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында (http://uvtaero.ru/) яисә (843) 260-15-09 телефонына шалтыратып алырга мөмкин.