22-30 июньдә Нагорный бистәсендәге Круговая урамының транспорт йөри торган өлеше - Дорожная урамы буенча урнашкан 24 нче номерлы йорт янында - хәрәкәт өчен ябыла.
Казанда 22 июньдә Тау Буе урамының транспорт йөри торган өлеше - Звездопадная урамы буенча урнашкан 30 нчы номерлы йорт янында - хәрәкәт өчен ябыла.
Казанда 22 июньнән 7 июльгә кадәр Шадрин урамының ике участогы транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 103 очрагы теркәлгән.
ЮВТ АЭРО, ихтыяҗ зур булу сәбәпле, Казан-Мәскәү (Домодедово)-Казан маршруты буенча ике өстәмә рейс кертә.
22, 26, 29 июньдә, 7, 11, 14, 18, 21, 25, 28 июльдә һәм 8 августта Казан-Канаш, Канаш-Шумерля һәм Шумерля-Канаш шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.
24 июньнең 21.30 сәг. алып 25 июньнең 05.30 сәг. кадәр Кизнер-Казан, Шәмәрдән-Казан һәм Казан-Нократ Аланы шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.
«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе җәйге сезонга “Казан” халыкара аэропортыннан Геленджик, Минеральные воды һәм Анапа шәһәрләренә туры рейслар ачты. Әлеге юнәлешләрдә Канаданың 50 кеше сыйдырышлы “CRJ-200” һава суднолары хезмәт күрсәтә.
Казанда 22 нче июньнән алып 25 нче июньгә кадәр Тепличная-Комбинатская урамының 8, 10, 12 номерлы йортлары янындагы өлеше машиналар хәрәкәте өчен тулысынча ябылачак.
Пассажирлар комплексының эше турында бәяләмәләр алу өчен "Содружество" АҖ алты шәһәр яны поездында Пассажирлар көне үткәрәчәк.