ЮВТ АЭРО, ихтыяҗ зур булу сәбәпле, Казан-Мәскәү (Домодедово)-Казан маршруты буенча ике өстәмә рейс кертә.
Рейслар 23 июньнән башкарылачак. Казаннан беренче рейс 13.55 старт ала, Домодедовадан 16.20 оча. Икенче рейс Казаннан 18.45 оча, Домодедовадан – 21.15. Очу вакыты 1 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк, рейслар 50 урынлы CRJ-200 һава судноларында гамәлгә ашырылачак.