Казанда 22 июньнән 7 июльгә кадәр Шадрин урамының ике участогы транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла. Беренче участок - 22 июньнән 2 июльгә кадәр - 17/21 нче номерлы йорт янында. Икенчесе - 30 июньнән 7 июльгә кадәр 9 нчы һәм 7/30 нчы номерлы йортлар янында. Бу чорда биредә суүткәргеч төзү планлаштырылган.