ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Краснозаринск станциясенә кадәр электричка гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә, алга таба: Краснозаринск (21.27-21.28), Марбумкомбинат (21.33-21.34), Волжск (килү вакыты 21.40).  

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 54 очрагы теркәлгән. 


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5225 кеше килгән, 5463 пассажир киткән.


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 101 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән. 


2
июль, 2017 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә Удмуртия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка һәм Самара өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу телеграммалары җибәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы  юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн. сум күләмендә бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.  


30
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 83 очрагы теркәлгән. 

Казанда 3-31 июльдә Мәрҗани урамының транспорт йөри торган өлеше -  Татарстан урамындагы 1 нче номерлы йорттан алып  Мәрҗани  урамында урнашкан 16 нчы номерлы йортка кадәр - транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла.  


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казан аэропортыннан 101 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5010 кеше килгән, 5228 пассажир киткән.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

5 июльдән алып 15 августка кадәр Түбән Кама муниципаль районында Зәй-Сухарево автомобиль юлының 28,6 км алып 32,6 км кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International