Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 101 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 100 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5580 кеше килгән, 5763 пассажир киткән.
3 нче июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +19 - +24 градус.