Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 54 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 24 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5119 кеше килгән, 4837 пассажир киткән.
5 нче июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +19 - +24 градус.