Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5225 кеше килгән, 5463 пассажир киткән.
4 нче июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен, җил көнбатыштан. Температура: +20 - +25 градус.