«Саннар дәресе» Теләче районында министр урынбасары Тимур Никонов үткәрде

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Цифрлаштыру өлкәсендә мәгърифәтчелек эшчәнлеген дәвам итәбез. Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов «Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» чираттагы «Саннар дәресен» уздырды.

Дәрес барышында балалар һава торышы фаразының ничек барлыкка килүен белделәр, виртуаль метеостанциягә бардылар, метеоприборлар күрсәткечләрен җыйдылар. Шулай ук фаразның төгәллегенә һәм озак вакытлылыгына нәрсә тәэсир итә һәм ясалма интеллектның һава торышын яхшырак фаразларга ничек ярдәм итә икәне турында фикер алыштылар. Аннары алган белемнәрен платформага беркеттеләр https://урокцифры.рф/ һәм баллар рәвешендә казанышлар алдылар.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы икътисадның алга таба үсеше, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын күтәрүче цифрлы технологияләр, сервислар һәм хезмәтләрнең нәтиҗәле үсеше өчен уңай шартлар тудыру максатыннан, 2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде.

Белешмә: «Уаннар дәресе» - мәгълүмати технологияләр өлкәсендә укучылар өчен бөтенроссия белем бирү проекты. Проектны оештыручылар: РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, «Цифрлы Икътисад» АНО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International