Казанда җылылык үткәрү торбаларын төзекләндерү сәбәпле Короленко урамын транспорт хәрәкәте өчен этаплап өлешчә ябу планлаштырылган. Беренче этапта – 19 майдан 1 июньгә кадәр - Ямашев проспекты буенча 19 нчы номерлы йорттан алып Короленко урамындагы 24 нче номерлы йортка кадәр өлеше (Черноморская урамыннан Ямашев проспектына таба транспорт хәрәкәте юнәлешендә).
4-18 июньдә - Короленко урамындагы 24 нче номерлы йортка керү юлында Черноморская урамыннан Ямашев проспектына таба транспорт хәрәкәте юнәлешендә.