24 нче апрельдән “Казан-Ульяновск”-Кама Тамагы автомобиль юлы буенча вакытлыча хәрәкәт туктатыла

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

         24 апрельдән алып 30 октябрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районында “Казан-Ульяновск”-Кама Тамагы автомобиль юлының 15,2 чакрымыннан 22,5 чакрымына кадәр өлешендә транспорт өчен хәрәкәт туктатыла. Бу чорда биредә ремонт эшләре планлаштырылган.

         Автомобильчеләргә урап үтү өчен Шеланга авылына керү юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган урау юл схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләргә әлеге юл участогында  үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга киңәш ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International