Горький магистрале хезмәткәрләре Казандагы тимер юл инфраструктурасына бүленгән полосаны һәм аның тирәсендәге территорияләрне карау буенча экологик рейд оештырдылар.
Чарада шулай ук Роспироднадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы, Казан шәһәре һәм республика муниципаль районнары администрацияләре вәкилләре катнашты.
Рейд кысаларында җитештерү һәм көнкүреш калдыкларының рөхсәтсез 60 лап чүплеге ачыкланган. Торак массивы һәм бакча бергәлекләре урнашкан юл буендагы территорияләр, шулай ук сәнәгать производстволары районында аеруча пычранган булып чыкты.
Комиссия Казан – Биектау – Восстание – Зөя маршруты буенча тимер юлларны тикшерде. Экологик рейд Татарстан башкаласының 6 районын һәм республиканың 2 муниципаль районын колачлады.
Чараның төп максаты - тимер юл янындагы пычранган участокларны ачыклау, шулай ук аларны бетерү буенча уртак чаралар эшләү.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык хокук бозулар буенча кисәтүләр ясалды һәм кисәтүләрне бетерү сроклары билгеләнде, аларны бетерү буенча оператив план эшләнде.