Татарстанда Яңа Чишмә һәм Алексеевск районнарында автомобиль юллары буенча транспорт хәрәкәте ябыла

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бүгенге көннән Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында 6,0 - 12,7 км участогында Акъяр – Чирмешән – Шентала автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Монда юлларга капиталь ремонт ясалачак. Чикләү 2026 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.

Йөрү өчен Яңа Чишмә – «Шереметьевка – Кармалы» гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юллары, Яңа Чишмә авылын һәм Р-239 «Казан — Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы белән чик» федераль автомобиль юлы тәкъдим ителә, юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә юл билгеләре куела.

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле Куркуль – Масловка - Ромодан автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләү 12,0 км – 14,7 км участогында автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле. Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.

Юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә, гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия булган Алексеевск – Югары Колок, «Казан – Оренбург» - «Алексеевск – Югары Колок», Алексеевск – Биләр, «Алексеевск – Югары Колок» – Ромодан – Савинск автомобиль юллары карала.

Машина йөртүчеләрдән алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International