Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 410 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 296.
Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 12 халыкара рейслар. 1998 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2098 кеше килгән.
18 нче гыйнварда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяктан, бозлавык. Температура: -9 - -14 градус.