Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан халыкара авиамаршрутына старт бирелде

2016 елның 17 июне, җомга

 

Бүген "Казан" халыкара аэропортыннан Франкфурт-на-Майне шәһәренә беренче рейс старт алды.

Очышлар атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм җомга көнне 150 урынлы  "Airbus A320" һава судноларында ясалачак. Казаннан самолет SU 2704 рейсы белән 09:45тә очып китә, Франкфуртка 13:05тә барып җитә. Франкфурттан кире якка SU 2705 рейсы 14:20дә кузгала, Казанга 19:20дә төшеп утыра. Һәр аэрпорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Эконом-класска билет бәясе 25 мең сумнан башлана, ә бизнесс-класска 60 мең сумнан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International